Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җәйге каникулга өй эше бирү янында бәхәс куера

Балалар зарыгып көтеп алган җәйге каникулның яртысы узып та китте. Быелгы кебек җәйсез җәйдә җылы көннәрне көтә-көтә, 1 сентябрь килеп җиткәнен дә сизми калуыбыз бар. Мәктәп турында бөтен­ләй­гә онытып бетергән юк анысы. Ник дисәң, кулда - ялга китәр алдыннан укытучылар биреп җибәргән өй эшләре исемлеге. Тик каникулда балаларны дәрес әзерләтү...

Галимнәр әйтүенчә, җәйге каникул чорында малай-кызларның уку сәләте - 50, язулары - 67, ә исәпләү осталыгы 75 процентка кадәр начарланырга мөмкин. Шуңа күрә ял арасында дәресләр турында истән чыгармаска киңәш иткәннәр. Баксаң, мәктәптә алган белемне онытып бетермәү өчен, көн саен 15-20 минут төрле күнекмәләр эшләү, матур әдәбият уку да җитә. Кыскасы, уйный да бел, укый да! Тик өченче сыйныфка баручы Лилиягә моны ничек аңлатасың? "Мәктәптән ял итәсем килә", - ди башкала мәктәплә­ренең берсендә белем алучы кызчык. Укытучы биргән өстәмә әдәбиятның яртысын да укымаган әле ул. "Өй эше шактый күп, - ди әнисе Гөлфия ханым. - Укытучыбыз 18 пункттан торган исемлек бирде. Арада әкиятләр дә, хикәяләр дә, шигырьләр дә күп. Аларның һәркайсын укып чыкканнан соң, кыскача эчтәлеген язып барырга кирәк. Укытучы махсус көндәлек башларга кушты. Бала белән көн саен кимендә егерме минут шөгыльләнәсе. Июньдә бала рәхәтләнеп ял итсен дип, укырга мәҗбүр итмәдек. Хәзер үзенең дә кулына китап аласы килми. Кызымны кызганып та куям. Ел буе укыган баланы бу кадәр җәфаларга кирәкме?"

Табиб Сания Кәримова әйтүенчә, җәйге ялда иң беренче чиратта укучының сәламәтлеген ныгытырга кирәк. "Кояшта кызыну, чирәмдә яланаяк йөрү, төрле чыныктыру күнекмәләре, суда йөзү - каникул чорында балалар өчен иң яхшы шөгыльләр әнә шул. Гаиләнең матди мөмкин­легеннән чыгып, малай-кызларны атна-ун көнгә генә булса да, диңгезгә алып баруның файдасы зур. Гомумән, җәйге каникулның бер ае тулысынча ял итүгә багышланган булырга тиеш. Әти-әниләр эштә икәнне дә онытырга ярамый. Өйдә үзе генә калган баланың туклану мәсьәләсен хәл итегез. Җәй көне эче авыртып табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Бу, беренче чиратта, дөрес тукланмауга бәйле. Коры-сары ашамаска, җиләк-җимеш һәм яшелчәне яхшылап юарга кирәк. Кайнар әбәт тә мөһим. Җәйге каникул чорында мәктәп укучылары көн саен ким дигәндә өч сәгать урамда йөрергә тиеш. Ә иң яхшысы - биш сәгать. Режим турында да онытырга ярамый. Гадәттә мәктәп яшендәгеләр тәүлегенә тугыз сәгать йоклый", - ди белгеч.

"Әлбәттә, җәйге каникулда балалар рәхәтләнеп ял итәргә тиеш, - ди Россиянең халык укытучысы Ефим Рачевский. - Тик ел буе трай тибеп йөргән "икеле" капчык­лары" турында да онытырга ярамый. Теге яки бу фәннән белеме "аксый" икән, өч айның берсендә укыса да ярый. Гомумән, безнең илдә җәйге каникул иң озыны. Европаның бер генә илендә дә балалар бу кадәр ял итми. Шуңа күрә җәйге өй эшләре артык түгел. Матур әдәбият уку бик файдалы. Иң мөһиме, өй эшләре мәктәп программасы кысасында булсын". Укытучы әйтүенчә, каникулда баланы дәрес әзерләтеп интекте­рергәме-юкмы дигән сорауга һәр әти-әни үзе җавап бирергә тиеш. Чөнки укытучылар укыгыз дип мәҗбүр итә алмый. Гамәлдәге закон нигезендә, каникулга китүче балага өй эше бирү тыела. Бу баланың ялга бәйле хокукын боза. Шул ук матур әдәбият исемлеге дә тәкъдим буларак кына бирелә.

Психолог Алисә Закамская сүзләренә караганда, каникул чорында балага мәктәп турындагы уй-фикерләрне бер читкә куеп, ял итү мөмкинлеге бирергә кирәк. "Ул-кызыгызга көн саен китаплар турында исенә төшереп тормагыз. Бәлки көн тәртибен дөрес итеп төзергә ярдәм итәргә ки­рәктер? Кече сыйныфта белем алучылар белән бергәләп китап укырга да мөмкин. Болай эш­ләгәндә берьюлы ике куянның койрыгын тотачаксыз. Өй эше дә эшләнәчәк, бала белән күбрәк вакыт та үткәрә алачаксыз. Ә өлкән сыйныфта белем алучыларга туйганчы йокларга һәм дус-ишләре белән аралашырга вакыт бирергә киңәш ителә", - ди белгеч.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса