Әлмәт таңнары

“Язгы игелеклелек атнасы” гомумроссия акциясенә Әлмәт тә кушыла

Ел саен оештырыла торган "Язгы игелеклелек атнасы" гомумроссия акциясе быел 20 сеннән 27 апрельгә кадәр "Без үзебезнең киләчәкне бергәләшеп тудырабыз!" девизы астында узачак.

Чарада катнашучы Әлмәтнең "Волонтер" үзәге әгъзалары ялгыз яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтәчәк, балалар йортлары, интернатлар, аз тәэмин ителгән гаиләләргә әйбер җыюны күздә тоткан "Изгелек кыл" акциясе үткәрәчәк. Әлеге гамәлләрдә һәркем катнаша ала.

Фото Интернеттан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: