Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә яз килде!

Җиһанга күптән көтелгән яз килде, дуслар! Урамда чын-чынлап яз исе килә.

Яз җиленә кушылып кошлар чыркылдашканы ишетелә. Бер-берсен узырырырга тырышып тамчылар йөгерешә. Табигатьнең кышкы соры пәрдәсен яктылыкка күмеп кояш балкый.

Бу елда яз бик көттереп килде ич. Салкын кыш үз биләмәләрен язга бирергә ашыкмады. Белгечләр фикеренчә, 2013 елның марты соңгы 50 ел эчендә иң карлы ай булды. Хәер, ашкынып килгән язның үҗәтлегенә каршы торып булмый шул, биреште кыш. Ул да булмады, бар җиһанга җылы нурларын таратырга да өлгерде ул. Көннәр дә җылынганнан-җылына бара. Бүген көндез Әлмәттә 5 градус җылы. Иртәгә +7, ә менә шимбә көнне +15 градус булачак.

Кайбер көннәрдә алмашынучан болытлы һава вәгъдә итсәләр дә, көн кояшлы да булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250