Яшьләрне интернет аша үз-үзенә кул салырга өндәгән төркемнәр арта
Социаль челтәрләр аша яшьләрне үз-үзенә кул салырга өндәгән куркыныч төркемнәр соңгы арада кабат күзгә чалына башлаган. Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина, андый төркемнәрне кабат тикшерүләрен сорап, Россия генераль прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган.
Мизулинаның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы арада интернеттагы "ВКонтакте" һәм "Instagram" социаль челтәрләрендә балаларны үз-үзенә кул салырга чакыручы куркыныч төркем һәм уеннарга сылтама ясаучы хештеглар күренә башлаган. "Узган елны бөтен илне тетрәткән вакыйгалар вакытында да интернетта шундый ук сылтамалар күренде. Журналистлар уздырган тикшерү нәтиҗәләренә ышансаң, үлемгә чакыручы куркыныч төркемнәрдә утырган 130 бала үз-үзенә кул салган, - диелә хәбәрдә. - Балалар әлеге төркемнәргә уен буларак кына карый, нинди куркыныч адымга барганын аңышмыйча да кала. Бу уңайдан бүген үзәк төбәкләрдә генә түгел, Омск өлкәсе, Красноярск крае белән Дагстанда да чаң сугалар. Үлем уеннары тозагына Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Украина яшьләре эләккән".
Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 2013 елның декабреннән узган елның маена кадәр "ВКонтакте" социаль челтәрендә 8 шикле төркем пәйда булган. Тикшерү барышында әлеге төркемнәрдә балигъ булмаган балаларны үз-үзенә кул салырга өндәүләре ачыкланган. Әлеге төркемнәрдә утырган 15 бала шул рәвешле гомерен өзгән. Тагын биш баланы коткарып кала алганнар. Балалар Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән.
Төркемне оештыручылар балаларның психикасына йогынты ясап, аларны төшенкелеккә бирелдергән, бу тормышта үзен кирәксез бер җан иясе итеп хис итәр дәрәҗәгә җиткергән. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, мондый шикле төркемнәрдә "кит" сүзе еш очрый. Шуңа күрә баласы утырган төркемдә мондый сүзгә тап булган ата-ана шундук сагайсын иде, ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа