Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшьләр эволюциясе: начармы, түгелме?

«Безнең заманда алай түгел иде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Буыннар, ягъни ата һәм бала проблемасы һәркайчан да актуаль. Кинематограф, әдәбият, музыка әсәрләрендә чагылган бу тематика узган гасырда да булган, бүген дә бар, киләчәктә дә очраячак...

Кышкы каникулларга кайткач, әни белән чәй эчеп, төрле темаларга сөйләшеп утырган кичләр шактый булды. Кабат Казанга укырга килгәч кенә шул вакытларны искә төшереп, туган йортны сагына башлыйсың. Ләкин сүземнең башы аның турында түгел иде бит. Менә шул кичләрнең берсендә әни үзенең яшь чагын искә алып утырды. Бер мәлне бөтенләй моңаеп, уйга батты, ләкин яшьлеге узганга түгел (анысы да бар, әлбәттә), ә бүгенге яшьләрнең кыйммәтләре үзгәрүенә. 25 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше белеп сөйлидер ул.

- Мәхәббәте дә икенче иде аның. Нинди инде кулга-кул тотынышып йөрү. Капка төбенә чыгып, бер-ике минут сөйләшүләре дә әйбәттән түгел иде. Берүк кеше күрә күрмәсен, оятка калам дип курка идек. Ә хәзер өйләнергә дә өлгерми, бергә яшәп арыйлар... – ди. Чынлап та шулай булганмы икән, әллә бераз арттырып җибәрәме әни?

Әйе, без, бүгенге көн яшьләре, бар нәрсәгә дә башкача карыйбыз. Мәхәббәт булсынмы ул, дуслыкмы, эш яки башка әйберме. Әйтик, шул ук егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр. Баштан матур гына йөриләр дә, аннары бер-бер нәрсә була калса китә скандал, талаш, акырыш. Җитмәсә үзара гына ул конфликтны чишеп булмый, ә бар дөнья белерлек итеп эшлиләр. Инстаграм, ВКонтактедагы сәхифәләренә демонстратив рәвештә рәнҗү сүзләрен элеп куялар. Социаль челтәрләр әллә нинди «цитаталар» белән купшыланып бетә. Күңелнең һәрбер халәтен тасвирларлык сүзләр табу анда авыр түгел. ВКонтактеның берәр төркеменә керсәңме - һәрбер икенче кеше анда Туфан.

Мәхәббәт бит инде ул изге һәм серле әйбер. Урыслар әйтмешли, «счастье любит тишину». Бар дөньяга «минем егетем чәчәк бүләк итте», «талаштык», «яратам» дигән сүзләрне кычкырып йөрсәң, бәхет синең ишегеңне шакымас та. Кеше – усал зат, бер-беренең уңышсызлыгына куанып йөрүчән. Бу мәсьәләдә без әти-әниләрдән күпкә арттарак.

Тагын бер тенденциягә игътибар иттем әле. Хәзер модада сентименталь булу. Яшьләр эшләгәнгә караганда күбрәк уйларга яраталар. Әлеге дә баягы әти-әниләрнең яшь вакытын мисалга алсак, аларда рухи проблемалар арткы планга күчкән. Үзләре җиргә каты басып, туры йөреп, тыныч кына көн күргәннәр. Кылган гамәлләре дә төпле, киләчәкне уйлап корганнар. Алар мәктәпне дә 18 дә түгел, 16-17 яшьтә тәмамлаган, укуга карап эшкә дә урнашканнар, гомер буе бергә булырлык итеп өйләнешкәннәр, кияүгә чыкканнар. Ниндидер хис-кичерешләре булса да, күңел түрләрендә калдырып, алга таба атлаганнар. Ә бүген бездә андый төплелек юк. Гомумән, проблемалардан куркабыз. Депрессия турында әйтеп тә тормыйм. Кайдан чыккан ул чир? Бәлки бу алга киткән технологияләр заманасы белән

бәйледер? Барысы да кул астында: кызыксындырган мәгълүмат - интернетта, кирәк әйбер - кибеттә. Күбебез авылда үссәк тә, көннәр буе чөгендер басуында «делянкалар» кәтмәнләп ятмадык, абзарга чыгып сыерын да саумадык, көтү көтеп караучылар булды анысы. Тагын әнинең сүзләре искә төшә: «Бер кайгыгыз да юк сезнең. Эш юктан угаланасыз». Килешәм.

Гел бетереп ташлады бу яшьләрне дип уйламагыз, мин бит үзем дә шулар рәтендә. Замана һәм кешеләрнең үзгәрүендә яхшы яклар да бар, әлбәттә. Тиз ияләшү, импульсив, уртак тел таба белү, эзләнүчән булуда безнең алдынгылык. Кызлар малайлар белән беррәттән эшли, проектлар булдыра. Әле феминизм дигән агымны да уйлап таптык, аллага шөкер. Нишләр идек без ансыз?

Бетмәс сүз, бу темага озак язып була. Тел төбем нәрсә соң? Ата һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр беркайчан да чишелмәс. Әниләр безне аңламаган кебек, безнең балалар да безне аңламас. Әмма шушы чор кануннарына туры килеп, вакыт белән бергә атлау иң дөрес юл һәм эволюция, минемчә.

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса