Әлмәт таңнары

Яшьлек кире кайтмый

Гаилә - җылы учак. Әлеге учакның уты никадәр дөрләп янса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Җылыга, рәхәтлеккә һәркем тартыла.

Шуңа күрә имин, тату гаиләләрдә яшәүчеләрнең, кайда гына, кем генә булсалар да, үзләренең кече дәүләтләренә - гаиләләренә ашкынып, сагынып кайтулары гаҗәп түгел. Кешеләр генә түгел, хәтта кошлар да оя корып бала чыгарган якларына ашкынып кайта.

Тату гаиләдә балалар да әйләнә-тирәгә игътибарлы, әдәпле булып үсә. Алар өчен төп үрнәк - әти-әни. Юкка гына балаларны гаилә көзгесе димиләр. Өлкәннәргә карата нинди карашта булсак, балаларыбыз да безнең белән нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу урында бер риваятьне китереп узасы килә. Бер кеше карт әтисен арбага утыртып, аны авыл читендәге чүплеккә ташларга алып киткән. Үзе белән кечкенә улын да иярткән. Әтисен арба белән бергә ташлап калдырырга теләвен күреп, малае: "Әти, тукта әле, син бу арбаны ташламый тор", - дигән. "Нәрсәгә соң ул, улым?" - дигән сорауга улы: "Картайгач, сине дә шушында алып килергә кирәк булыр ул арба", - дигән.

Күптән түгел Тынычлык урамындагы бер йортның подъезд төбендә елап утыручы бабайга тап булдым. Олы яшьтәге, чал чәчле бабай, кеше күрмәсен өчен ашыга-ашыга, җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртә иде. Баксаң, килене куып чыгарган икән. Бабайның хәләл җефете вафат булгач, аны көчләп диярлек бирегә алып килгәннәр, ә ике бүлмәле фатирын өйләнгән оныгына теркәгәннәр. Хәзер ни тегендә бара алмый, ни монда үз көенчә яши алмый.

- Бар әле, синнән картлар исе килә, урамда йөреп кер, дип куып чыгарды килен. Хәзер кичкә кадәр ишекне ачмаячак инде. Улым командировкага киткән иде, килен пенсиядә, - диде бабай. - Мондый хәлләр еш кабатлана. Элек күршеләремә бара идем. Беркөнне анда йөргәнне оныгым күреп калган, орыштылар. Көне буе капка төбендә утыра алмыйм бит инде. Бу районда беркемне дә белмим. И, апаем, бергә торуның кадерен белергә кирәк икән. Апаң исән чакта урыным түрдә иде, өй җылы, ашарга пешкән, телим икән телевизор карыйм, телим икән ятып торам, чәй эчәм. Оныклар да бездә үсте бит. Хәзер әнә, кеше булгач, эшли башлагач, ничек гайрәтләнәләр. Тигез гомер кирәк шул...

Бабай белән сөйләшкәндә тагын бер риваять искә төште. Әтиләре белән яшәүче бер гаилә ашап утыра икән. Ашаганда кулы калтырап, бабайның ризыгы түгелгән. "Мин синең атаң каршында ашый алмыйм, аны читкә күчереп утырт", - дигән килен. Улы атасын күчереп утырткан. Бераздан килен тагын сүз ката: "Икенче бүлмәдә утырсын. Минем аны күрәсем килми. Җирәнәм. Бөтен нәрсәне түгеп-чәчеп бетерә". Картны икенче бүлмәгә чыгаралар. Тагын күпмедер вакыт үткәч, килен атаны урамга куып чыгарырга куша, "Югыйсә, баланы алам да, синннән китәм", - дип куркыта ул. Аптырашта калган ир, одеял биреп, әтисен урамга куып чыгарырга әзерләнә. Шулчак аның янына кечкенә улы килә дә: "Әти, бабайның ярты одеялын алып кал, мин дә сине куып чыгарганда үзеңә кирәк булыр", - ди.

Җырдагыча, яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан. Ә картлык бусага төбендә генә. Бүген алар өлкән, иртәгә без әби-бабай. Шуны истән чыгармаска иде.

Хөрмәтле газета укучылар! Әйләнә-тирәбездә яхшы кешеләр, әти-әниләренең тормышын картлык көннәрендә шатлыкка әйләндерүчеләр, аларга кадер-хөрмәт күрсәтүчеләр дә бар. Сездән күпләргә үрнәк булырдай мондый гаиләләр турында язмалар көтәбез!

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: