Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшел Үзән инкассаторы судта соңгы сүз белән чыкты

Яшел Үзәннең элеккеге инкассаторы Игорь Богаченко үз гаебен тануын белдерде.

Иртәгә, 26 ноябрьдә, Яшел Үзән судында Игорь Богаченко һәм аның булышчыларына карата хөкем карары чыгарылачак. Явыз ниятле адәмнәр Саклык банкыннан 68 миллион сум акча урлауда гаепләнелә.

Судта соңгы сүз белән чыккан Игорь Богаченко, ялган мәгълүмат таратуда журналистларны гаепләде һәм гаиләсенә кагылмауларын сорады. "Сезне һәм эшегезне хөрмәт итәм, - диде ул. - Минем гамәлләрне тикшерергә хакыгыз бар. Әмма нигә минем гаиләгә тияргә?"

Шулай ук Богаченко әлеге җинаятьне кылуда үз гаебен таныды. Әмма моңа вакытында хезмәт хакы бирмәгән банк үзе дә этәрде, дип тә ассызыклады. Моннан тыш судтан кырыс җәза чыгармауларын да сорады.

- Мине иректән мәхрүм ителүнең беренче 4 елында төрмәгә озатып, сез гаиләмне дә җәзага тартасыз, - диде Богаченко, дәүләт гаепләүчесе сораган 15 ел һәм аның беренче 4 елын кырыс режимлы колониягә озату турындагы сүзләренә ишарәләп. - Улым туды. Әле мин аны бер тапкыр да күрә алмадым - очрашу мөмкинлеге бирелмәде. Төрмә дә булса, мин аны тагын озак еллар күрмәячәкмен. Мине гаиләдән читләштерү, ату җәзасына тарту белән бер. Үз гамәлләрем өчен миллион тапкыр үкендем инде. Судтан мине кырыс җәзага тартмавын сорыйм.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса