Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яше 22дән узмаган аналардан туган балаларның интеллект дәрәҗәсе түбән, дип белдерә галимнәр

Британ галимнәре 176 гаилә катнашында үткәргән тикшерүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килә.

11 ел дәвамында бу гаиләләр ныклы күзәтү астында була. Әлеге тикшерүләр шуны күрсәтә: яшьләре 16-22дә булган аналардан туган балаларның эмоциональ проблемаларны ешрак кичерүе һәм аларның IQ (интеллект дәрәҗәсе) уртачадан түбәнрәк булуы ачыклана.

Экспериментта катнашкан гаиләләр, хатын-кызның ничә яшьтә бала тудыруына карап өч төркемгә бүленгән. Тикшерүләр вакытында аналар һәм балаларга IQ дәрәҗәсен билгеләү өчен тестлар узарга кирәк була, дип хәбәр итә eurosmi.ru.

Шул ук вакытта яшүсмерлек чорында бала тапкан аналарның 42 процентының көмәнле вакытта депрессия кичергән булуы ачыклана.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250