Яшь ярымлык кыз дүртенче каттан егылып төшкән
Әти-әнисе баланы әбисенә калдырган булалар.
Пенсионер ханым игътибарын читкә юнәлткән арада бала тәрәзә төбенә менә дә чебен-черкидән саклый торган челтәргә таянмакчы була. Әмма челтәр баланың авырлыгына чыдамый. Шул чагында кыз тәрәзәдән аска төшеп китә.
Бу хәл Алабугада кичә булган. Баланы шифаханәгә салганнар. Аның хәле канәгатьләнерлек, дигән табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа