Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшь укытучыларга ипотека буенча льготалар бирү мөмкинлекләре киңәйтелгән

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев гомуми белем бирү учрежденияләре укытучыларының ипотека кредиты алуына бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Федерация субъектларына субсидияләр бирү һәм бүлү тәртибенә төзәтмәләр кертү турындагы карарнв имзалаган.


Әлеге документ гомуми белем бирү учрежденияләре укытучыларының займ алу аша торак мәйданы алу мөмкинлекләрен дә киңәйтә. Займның йөкләмәләрен башкару ипотека белән тәэмин ителгән килешү нигезендә займ бирүче оешма тарафыннан бирелүе турындагы норма да ныгытыла.

Моннан тыш, беренче кертемнең күләме элеккеге кебек кредит күләменнән түгел, ә сатып алына торган торак урыны бәясеннән 20% тәшкил итәчәк. 2013 елга һәм 2014 - 2015 елларның пландагы вакыт аралыгына федераль бюджет турындагы закон белән шушы максатларга 1,5 млрд сум акча салына.

Хөкүмәттә льготалы ипотека кредитын алучы яшь укытучылар саны артыр дип өметләнәләр. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы исәпләвенчә, 10 меңгә якын яшь укытучы үз торак шартларын яхшырта алачак. 2012 елда ипотека кредитын 2 мең 697 яшь укытучы алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250