Яшь әлмәтлеләр табигать нигъмәтләреннән ясалган экспонатлар белән шаккаттырдылар
"Эколидер" бәйгесе кысаларында балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә "Табигать һәм фантазия" күргәзмәсе оештырылды.
Биредә икенче тапкыр уздырылучы әлеге чара бу юлы да эшләнмәләрнең төрлелеге белән шаккаттырды. Кул астындагы табигать нигъмәтләреннән экспонатларның күбесен балалар әти-әниләре белән ясаган. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүче балалар арасында "Эколидер" бәйгесе алтынчы тапкыр үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа