Әлмәт таңнары

Яшь кыз кибетчене алдаган

Полиция хезмәткәрләре кызның эзенә төшкәннәр.

Бу хәл Казанда була. 18 ноябрьдә Яңа Савин районындагы кибетләрнең берсендә эшләүче сатучы ханым полициягә мөрәҗәгать итә. Ул сәүдә павильонына таныш булмаган кыз керүен һәм сөлге сатып алуын, түләү өчен биш мең сум акча бирүен әйтә. Сатучы сдачаны биргәч, кыз сөлгене алмаска була һәм акчасын кире кайтаруларын сорый. Кибет хезмәткәре акчасын санаганда гына әлеге кызның үзенең 5 мең сумын һәм 4 мең сумлык сдачаны да алып чыгып китүен белә. 18 яшьлек кыз гаебен таный. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә. Полиция хезмәткәрләре кызның шәһәрдә күзәтелгән шуның ише җинаятьләргә кагылышы бар дип тә фаразлый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: