Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ясалган корал белән тотылган

Җәмәгать тәртибен саклап йөрүче полиция хезмәткәрләренә бер ир-ат мөрәҗәгать итә һәм паркта йөри торган ике кешенең берсенең кулында коралга охшаган әйбер күрүен әйтә.

Патруль-пост службасы хезмәткәрләре кичекмәстән бөтен районны карап чыгалар һәм Ленин урамыннан баручы ике кешене күреп алалар. Тикшерү барышында чыннан да аннан үзләре ясаган корал табып алына. Хәзер бу кешене законсыз корал саклаган һәм үзе белән йөрткән өчен җинаять җаваплылыгы көтә.

Тоткарланган адәмгә 45 яшь. Ул утлы коралның үлгән абыйсыннан калуын әйтә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барысын да ачыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса