Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ярты литр аракының минималь бәясе 199 сумга җитәчәк

Әлеге бәя приказ кабул ителгәннән соң 2014 елның 1 августына кадәр генә гамәлдә булачак, шуннан соң тагын артып, 0,5 литры 220 сум тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, аракының ваклап сатудагы минималь бәясе башта 17 процентка, аннан соң тагын 10,5 процентка үсәчәк.

Боерык проектында шулай ук брендига (0,5 литрлы шешәдәге әзер продукция бәясе - 293 сум), коньякка (322 сум) ваклап сатудагы минималь бәяләре билгеләнгән.

Хәзергә исә бу бәяләр 250 сум һәм 280 сум тәшкил итә. "Росалкогольрегулирование" моңа кадәр алкогольле продукциягә минималь бәяне үзгәртү зарурилыгын барыннан да бигрәк 2014 елда катылыгы 9 проценттан арткан хәмер продукциясенә акциз суммасының артуы (сусыз спиртның бер литры өчен 400 дән 500 сумга кадәр) белән аңлаткан иде.

http://gosalcogol.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250