Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яр Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ханымны көчләүдә шикләнелә

Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 34 яшьлек И. С.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 1 нче часте (көчләү) буенча җинаять кылуда шикләнелә дип хәбәр итә Татар-информ.

Башлангыч версия буенча, 5 нче март көнне кичен, Яр Чаллының яңа өлешендә яшәүче С.га кунакка 32 яшьлек ханым килә. Берникадәр вакыттан соң, спиртлы эчемлекләр куллангач, кунак өенә кайтырга карар кыла. Әмма шикләнелүче ханымга берничә тапкыр сугып, көч куллану белән янап, аны көчли. Аннан соң зыян күрүче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
С. гаебен танымаган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса