Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек хатын икенче баласын өендә тудырган
Ул бәбәй алып кайтыр вакыты җитүен алдан белә. Әмма моңарчы бер тапкыр да гинекологка күренмәгән һәм хатын-кызлар консультациясендә дә исәптә тормаган хатын бала тудыру йортына баруны кирәк тапмый.
Баласы исән-сау туа. Әмма соңгылыгы чыкмау аркасында ашыгыч ярдәм чакырырга мәҗбүр була. Сабый һәм ананы тиз арада бала тудыру йортына озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа