Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Янгын тагын бер гомерне өзгән

Янгын сүндерүчеләр хуҗабикәне коткара алмыйлар.

Алар ярдәмгә килгәндә Казанның Школьная урамындагы йортны ялкын әйләндереп алган була. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәч кенә йортка керә ала һәм анда ишек янында өлкән яшьтәге хатын-кыз гәүдәсенә тап булалар. Күрәсең, ул янган йорттан чыгарга теләгән, әмма төтенне күп сулап аңын югалткан, дип хәбәр итә "Эфир-24". Күршеләре әйтүенчә, йортны бурыч булу сәбәпле, күптәннән газдан өзгәннәр. Хуҗабикәнең бүлмәсен мич белән җылытуы да ихтимал. Икенче фараз буенча янгын сүндерелмәгән сигареттан чыгарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса