Янгын 200 кешене урамга куып чыгара
Әлмәтнең ут күршесе булган Зәй шәһәренең Ленин урамындагы дүрт катлы бер йортында зур янгын чыга.
Янгын дүртенче каттагы бер фатирда башланган дип фаразлана. Аннан ялкын түбәгә үрмәли һәм чарлакны тулысы белән әйләндереп ала. Янган йорттан 200 кеше эвакуацияләнә, аларның 70 се балалар була. Бәхеткә, зыян күрүче булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа