Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Янган чиркәүләр 2014 нче елның 1 нче яртыеллыгында эксплуатацияләүгә әзер булачак

ТР урманчылыклары җитәкчеләре алдына шундый бурыч куелган

ТР урманчылыклары җитәкчеләре алдына чиркәүләрне торгызу бурычы куелган. Бу хакта бүген журналистлар белән әңгәмә барышында ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
"ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына ТР Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә районнарында чиркәүләрне торгызуда ярдәм күрсәтү буенча туры йөкләмәсе бар", - дип мәгълүматны раслады ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Министр сүзләренчә, бүген урманчылыклар Дәүләт урман фондында агач әзерләү белән шөгыльләнә. Алар якын арада чыгарылачак һәм буралар әзерләү буенча эш башланачак.
"Без бүлекләребез җитәкчеләре алдына әлеге объектларның 2014 нче елның 1 нче яртыеллыгында эксплуатацияләнә алу бурычын куйдык, - дип сөйләде ул. - Урнашкан вазгыятьтән чыгып, без барлык кирәкле материалларны тагын да оператив рәвештә әзерләү һәм аларны эшкә кертеп җибәрү карарын кабул иттек. Игелекле, кирәкле эш".
Билгеләп үтик: бу көннәрдә чиркәүләрне торгызу планы расланачак, дип хәбәр итә tat.tatar-inform.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250