Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ялларда озак йоклау сәламәтлек өчен зыянлы - галимнәр

Бэйлор университеты галимнәре белдерүенчә, ялларда күп йоклау режим сакламаучылар өчен зыянлы.

Озак ял итү игътибарның начараюына китерергә мөмкин, дип яза inforeactor.ru.

Эш көннәрендә соң ятучы күпчелек кеше ял көннәрендә йокыларын туйдырырга гадәтләнгән. Тикшеренү үткәрүчеләр мондый режим кеше организмы өчен бик зыянлы булуын белдерә.

Студентларны ике төркемгә бүлеп тикшерү уздырганнар. Беренче төркем атна буе бертөрле күләмдә йоклаган, ә икенчесе, эш көннәрендә аз йоклап, ял көннәрендә йокысын туйдырган. Бер атналык тикшеренүдән соң студентларны хәрәкәткә карата реакция дәрәҗәсен һәм укуга сәләтен бәяләп тест үткәргәннәр.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ял көннәрендә күп вакытын йоклап уздыручыларга караганда, көн тәртибен үтәп яшәүчеләрнең игътибарлылык дәрәҗәсе югарырак булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/29/139714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса