Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яллаган эшчесенә пычак белән кадаган

Дача йорты хуҗасы вак-төяк төзелеш эшләре башкару өчен кеше яллаган була.

Әмма исәп-хисап ясаганда алар арасында аңлашылмаучылык һәм талаш килеп туа. Дача хуҗасы төзүченең эченә пычак белән кадый һәм үз машинасында аны Яр Чаллыдагы БСМП шифаханәсенә илтә, ә үзе чыгып кача. Медицина хезмәткәрләренең игътибарлылыгы аркасында җинаятьчене «кайнар эздән» тоткарлыйлар. Алар чакыру буенча килгән полицейскийларга машина маркасын һәм якынча номерын әйтеп бирәләр. 51 яшьлек Сидоровка бистәсендә яшәүче тоткарлана. Аңа карата «сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса