Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мексика кешесе ялгызы 16 ай буе диңгездә булган

Микронезиядәге Маршалл утраулары составына караган бер утрауда (Тын океанда) бер ир-ат табылган.

Әгәр аның сүзләренә ышансаң: ул 16 ай буена диңгездә булган. Әмма сәяхәт вакытында аның көймәсе ватылган.

Хосе Иван исемле мексиканлыны җирле халык тапкан ди. Хосены инде табиблар караган. Аның бары кан басымы гына югарырак булган. Ул үзен яхшы хис итә икән.

Хосеның чәчәләре һәм сакалы озын булып үскән. Аның Норвегия галимнәре белән әңгәмәсеннән шул ачыкланган: көймәдә Хосе белән бергә тагын берәү булган, ләкин ул берничә ай элек үлгән. Сәяхәт вакытында Хосе Иван ташбака, кош, балык белән тукланган. Сусавын яңгыр суын эчеп баскан.

Хәзерге вакытта Хосе Иванны Маршалл Утраулары Җөмһүриятенең Маджурога җибәрергә уйлыйлар. Анда инде сәяхәтче мексиканлының алдагы язмышы хәл ителәчәк.

Хосе Иван һәм аның юлдашы Мексикадан 2012 елның көзендә көймәдә Сальвадорга киткән булганнар.

http://lenta.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса