Әлмәт таңнары

Ялгыз да, фатирсыз да калган

Мәетләрне җирләү службасында эшләүче бер кеше улы үлгәннән соң 83 яшьлек әбинең япа-ялгыз калуын белеп ала.

Һәм аны фатирын үзенә бүләк итәргә күндерә. Үзеңне гомер буе үз өемдә тотармын, тиешенчә тәрбияләрмен дип ышандыра. Бу хәл Екатеринбургта була.

Ир башта әбине чыннан да үзендә тота. Аннары картлар йортына куа башлый, кулын эшкә җигә. Соңрак әбине урамга ук куып чыгара.

Реклама

Хәзер әбинең барыр урыны юк. Фатирын сатканнар. Аны сатып алучылар аянычлы хәл турында берни белми. Ярдәм сорар кешесе дә юк: улын җирләгән агент аның телефон кенәгәсендәге бөтен битләрне ертып ыргыта. Прокуратурада да ханымга ярдәм итә алмауларын әйтәләр. Чөнки әби бүләк итү документына үзе кул куйган.

Шулай да прокуратура әлеге хәлне тикшерә башлаган. Әбигә ярдәм итәргә алынган юристлар дәлилләр базасын туплау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: