Әлмәт таңнары

Ялгыш кабатланмасмы?

Тормыш шулай корылган: һәрберебез гомерен башта әти-әниләр белән үткәрә, аннан үз гаиләсен кора.

Өлкәннәр белән яшәүче гаиләләр дә бар. Шунысы кызганыч, алар арасында әти-әниләренә игътибар бирмәгән, аларны кимсеткәннәре дә очрый. Шәһәрдәшебез Хәлимә апа да картлыгын көрсенеп үткәрә.

Бу әбине минем ишегалдында моңа кадәр дә күргәнем бар иде. Ә беркөнне кыңгырау тавышына ишекне ачсам, ул басып тора. Үзе дер-дер калтырый, елаклары тыгылган. Күрше әбине сорый. Аның ишеге бикле булгач, "Кызым, керт әле, тамагым кипте", - диде ул. Гәүдәсе белән үземне тәрбияләп үстергән әбине хәтерләткән апа бик тә кызганыч булып китте. Кайнар аш ашап, чәй эчкәннән соң да чыгып китәргә ашыкмады әбием. "Бераз утырыйм әле, кайтмас микән", - дип күршемне көтүен дәвам итте. Тормыш-әхвәлләрен сораша башлагач, аның җыерчыклы битеннән күз яшьләре тәгәрәде.

Хәлимә апа 3 балага гомер биргән. Ире белән тигез картаерга язмаган - тормыш иптәше пенсиягә чыгарга ике ел кала авырып үлеп киткән. Кайгыларны күп күрергә туры килгән аңа тормышында. Башта сугыш еллары. 6 яшьлек кызын һәм тагын ике баласын ятим калдырып, әтиләре сугышта һәлак була.

- Безнең сыман әтиләре сугышта үлгәннәргә игътибар булмады, ә менә исән-сау кайтканнарның балалары бик интегеп яшәмәде, - дип искә алды ул бу елларны. - Ачлы-туклы яшәдек, әни эштән кайтып кермәде. Хәтта авырган килеш тә колхоз эшенә чыкмый калганы булмады. Безнең өчен шулай тырышты инде ул.

Хәлимә мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә килеп буяучы һөнәрен үзләштергән. Булачак ире белән дә шушында танышкан. Башта кеше фатирында яшәгәннәр, аннан үзләренә бер, балалары тугач өч бүлмәле фатир биргәннәр. Әнисе генә кызының мул тормышын күрә алмыйча вафат булган. Бәхетсезлек аяк астында, дигәндәй, олы улларының да гомере юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып вакытыннан алда өзелгән. Аңа кадәр генә авылга каникулга кайтып киткән икенче улларын да башка исән-сау күрергә туры килми - суга батып үлә.

- Олы улым белән бик дус иделәр. Нык кайгырган, бик елаган иде. Әллә өстәгеләр ишетте инде аның минем яшисем килми дигәнен, - ди Хәлимә апа.

Төпчекләре Галия тормышка чыккач, әти-әни өч бүлмәле фатирны алыштыра - үзләренә берле, яшьләргә икеле.

Гомер тиз уза. Оныклар да башлы-күзле була.

- Әни, син анда берүзең торганчы, әйдә, безгә күч, синең фатирыңа Илнурны кертик. Кеше фатирында торып күпме акча түгәләр. Соңыннан интегеп йөрмәс өчен документларны да аңа күчереп куйыйк - кызының бу тәкъдименә ана каршы килә алмый, әлбәттә. Шулай итеп аның өчен яңа тормыш башлана, картлыгының шатлыгы бетә. Моңа кадәр чордашлары белән күрешеп, кунакка йөрешеп яшәгән әбигә фатирга кеше чакырмаска дигән таләп куела һәм үзенә дә аларга бармаска әйтелә. Балалар өйдә югында телевизор кабызырга ярамый. Кичен пульт кияү белән онык кулына күчә. Икенче телевизор кызының йокы бүлмәсендә - анда шулай ук керергә ярамый. "Татарча тапшыруларны яратып карый идем", - дип көрсенә Хәлимә апа. Өстәвенә оныгы Гөлнур да җикеренеп, ризасызлык белдереп тора. Беркөнне хәтта: "Әби, кайчан үләсең инде, сиңа 79 яшь бит, бүлмәдә берүзем генә яшәр идем", - ди.

- И, кызым, минем ишеткәннәрне, күргәннәрне сөйләсәң... Кул да күтәргәннәре бар. Үз өеңдә үз көең дип белмичә әйтмәгәннәр. Утырырга да, көндез ятып алырга да куркып яшә инде. Өйдән чыгып киткәнгә дә орышалар. Мин танышларыма килеп рәхәтләнеп ял итеп, ванна кереп, юынып, кунып китәм. Сүксәләр сүгә инде.

Хәлимә апаны исем китеп тыңлап утырдым. Кычкырып әйтмәсә дә, күңеле тулы рәнҗеш булуы сизелә. Ә бит гаиләдә кызының үз кызы - Гөлнур да үсә. Әнисен шушы язмыш көтмәс дип кем әйтә ала. Бу урында бер гыйбрәтле риваять китереп үтәсе килә. Бер гаилә белән бабайлары да яши. Кулыннан көч, ярдәм килгәндә ул ярый, ә инде нык олыгайгач гаиләсенә кирәкми башлый. Шул вакытта бабайның малае әтисен аркасына атландыра да чүлгә юл тота. Чүлгә таба барганда бабай:

- Җитте, җитте, үземә дә килеп җитте, - дип үзе көлә, үзе елый башлый. Бу хәлне күргән кешеләр:

-Бабай, нәрсә килеп җитте соң? - дип сорыйлар. Улының аркасында утырган бабай:

-Мин дә яшь чагымда улымның күз алдында үземнең картаеп беткән әтиемне нәкъ шулай ук чүлгә үләргә илтеп ташлаган идем. Әти-әниеңә нинди мөгамәләдә булсаң, үзең дә балаларыңнан нәкъ шундый ук мөнәсәбәтне күрәсең икән, - ди ул. Менә шулай, җәмәгать.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим