Реклама
Татарстанда ел башыннан 600 ялган сум һәм доллар купюралары әйләнештән алынган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
600 нең 436 сы биш мең сумлык, 124 е мең сумлык һәм 31 е йөз долларлык купюра.
Эчке эшләр министрлыгында 2011 елдан бирле ялган акчаларның әйләнештә йөрүе кимеми диләр. Россиядә банкноталар ясаган өчен биш елдан алып сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 млн сумга кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа