Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ялган полиция хезмәткәре мәктәп укучысыннан кәрәзле телефонын тартып алган

Чаллыда яшәүче 23 яшьлек берәү үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып Тукай районының Түбән Суыксу авылында яшәүче унынчы сыйныф укучысының кәрәзле телефонын ала.

15 яшьлек үсмерне ул Сидоровка бистәсендә иртән укырга барган чагында очрата. Укучының телефонын алып, тикшергәннән соң ялган полиция хезмәткәре аппаратның эзләүдә булуын әйтә һәм кире кайтарып бирми, ә бары үсмергә якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә куша. Малай полиция бүлегендә генә үзен алдаганнарын белә. Тикшерү-эзләү чаралары нәтиҗәсендә каракның эзенә төшәләр һәм ул тоткарлана. Ул элек тә хөкем ителгән булып чыга. Бу юлы аңа елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләрдән һәрбер мәгълүматны тикшерергә, шул исәптән үзләрен полиция хезмәткәре итеп таныштыручылар турында да "02"гә шалтыратып белешмә алырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250