Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җәяүле, теләсә кайдан юл аркылы чыкма!

20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Җәяүле, юл аркылы махсус чыгу урынына!" социаль кампаниясе бара.

Кампания кысаларында җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар планлаштырылган. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иминият компанияләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында "Зебра" алдында тукта", Әдәпле шофер" һәм башка шуның ише профилактик акцияләр уздырыла. Оешмаларда һәм учреждениеләрдә юлларда игътибарлы булу һәм утны кайтара торган элементлары булган кием-салымнан файдалану кирәклеге турында лекцияләр, инструктажлар үткәрелә.

Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләрне таптатуның 1301 очрагы теркәлгән, аларда 1238 кеше имгәнгән, 136 кешенең гомере өзелгән. Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарында 322 таптату очрагы булган. Нәтиҗәсе аянычлы: 21 кеше һәлак булган, 322 кеше тән җәрәхәте алган.

Көзге-кышкы айларда җәяүлеләрне таптату очракларының артуы күзәтелә. Җәйге өч айда уртача алганда 500 ләп җәяүле машина астында калса, көзен бу сан 20 процентка арта. Күпчелек вакыйга шоферлар гаебе белән була. Юллар кар белән капланганчыга кадәр таптатуларның артуы дәвам итә. Узган ел гыйнвар аенда шул рәвешле 8 кеше һәлак булып, 111 җәяүле зыян күргән булса, октябрь аенда бу саннар шул рәвешчә 46 һәм 208 теркәлгән.

Күпчелек очракта җәяүлеләр юлны моның өчен махсус каралмаган урыннардан чыкканда тәгәрмәч астына эләгә. 2011 елда бу урыннарда бәрдерелгән 1932 җәяүленең 233 е һәлак була.

Кышын көннәр кыскара. Бу чорда шоферларга караңгы төшү белән куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итә торган тизлек сайларга, ә җәяүлеләргә игътибарлырак булу зарур. Юл хәрәкәте кагыйдәсе караңгыда киемдә яктылыкны кайтара торган элементлар (мәсәлән, браслетлар) кулланырга тәкъдим итә. Мондый элемент булса, җәяүлене 130-140, фара яктыртканда 400 метрга кадәр күрергә була.

Әлбәттә, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар кебек үк җәяүле дә аек булырга тиеш. Кызганычка каршы, исерек җәяүленең юл-транспорт вакыйгасы корбаны булган очраклар да аз түгел. Үткән ел исерек җәяүлеләр гаебе белән 67 юл-транспорт хәрәкәте теркәлгән.

ТР буенча дәүләт автоинспекциясе юлларда уяу булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга, юлны махсус каралган урыннардан гына аркылы чыгарга чакыра. Шуны онытмагыз, юл хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250