Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Якташыбыз Мәскәүгә барып кәләш эзли

Яр Чаллыдан Владислав Волковны Беренче каналдагы «Давай поженимся!» тапшыруында катнашырга чакырганнар.

Тапшыруны 5 октябрьдә төшерәчәкләр.

Владислав тапшыруның сайтына кереп анкета тутырган булган. Бер атна узуга аңа Мәскәүгә чакырып шалтыратканнар да.

52 яшьлек ир бер тапкыр өйләнгән булган. Биш ел элек аерылышканнар. Яшүсмер улы аның белән яши, 27 яшьлек кызы чит илдә карьера ясый. «Акыллы, зифа гәүдәле, коңгырт чәчле тормыш иптәше эзлим. Ул Чаллыда яшәргә риза булырга тиеш, чөнки улым лицейда укый һәм аңа уку бик ошый. Без әлегә берни үзгәртергә дә җыенмыйбыз», - ди кәләш эзләүче ир.

Чаллы кияве өчен Останкинодагы вояж ни белән тәмамланыр - анысын тапшыруда күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса