Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Якташыбыз “Гослото”да 11 миллион сум акча откан

Кыз сүзләренә караганда, зур күләмдәге отыш аның өчен көтелмәгән хәл булган.

Казанда яшәүче Альбина Т. "Гослото 5 из 36" лотереясында җиңгән. Ул 11 097 765 сум акча откан. Бу хакта лотерея PR-службасы җитәкчесе Юлия Гавришова белдерә.

Кыз финанс консультанты булып эшли, аның семинарлары илнең төрле төбәкләрдә уздырыла. Новосибирскида үткән шундый семинарларның берсендә аңа "очраклы рәвештә кулга килеп кергән акча белән нишләргә?" дигән сорау бирәләр. Бу урында көчле дискуссия башлана, шунда берәү барысына да лотереяда катнашырга тәкъдим ясый. Янәсе, "юкка сүз көрәштерәбез, акча откан очракта бәхәсләшербез". Семинарда катнашкан бөтен халык планшетларыннан Интернетка чыгып, тиз арада лотереяда уйнап ала.

Шулай итеп, безнең якташыбызга бәхет елмая. Хәзер кыз үзенә дә финанс консультанты кирәклеген әйтә. Бу кадәр акча белән нишләргә икәнлеген ул әле белми.

Әлеге уенда Альбина 2014 елның 23 декабрендә катнашкан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса