Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яхшы телефоннарны Кытайда эшләнгәннәренә алыштырган

Полиция хезмәткәрләре 35 яшьлек бер ир-атка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Ул телефоннар сата торган кибетләргә кереп, кыйммәт торучы телефоннарны күрсәтүләрен сораган. Ә сатучы телефон өчен аксессуарлар эзләгән арада кулындагы оригиналны Кытайда җитештерелгән арзанрак телефоннарга алыштырып чыгып китә торган булган. Бу хәл Түбән Камада була. «Аккон» кибетендә ул 38 меңлек телефонны, «ДНС» кибетендә 40 меңлек телефоннарны алыштырырга өлгерә.

Урланган телефоннарны танышларына һәркайсын 15 мең сумга саткан. Тоткарланган адәм элек биш тапкыр хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса