Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ягулыкка бәяләр арта?!

Автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ягулыкка бәя күтәрелә башлаган.

Бу ягулыкка биржа бәяләре арту белән бәйле икән. Узган атнада Россия буенча АИ-92, Аи-95 0,2 процентка арткан. Шул рәвешчә уртача 32,48 һәм 35,2 сумга кадәр тәшкил иткән. «Татнефть» АЗСларында бензинның литры 50 тиенгә арткан. «Роснефть» һәм ТНКда арту 15-21 тиен генә тәшкил иткән. Ә менә «Лукойл»ның Россиядәге АЗСларында бәяләр элекке дәрәҗәдә калган.

Экспертлар биржада бәя артуны бензин экспорты арту һәм илдә запаслар кимү, шулай ук Белоруссиянең Россиядә бензин сату буенча йөкләмәләрен үтәмәве белән бәйләп аңлатырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса