Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа тәкъдим: наушниклар өчен 3000 сум штраф

Юлда наушник киеп йөрүче меломаннарны штрафка тартулары ихтимал.

«Российская общественная инициатива» сайтында шуны тәкъдим итәләр. Тәкъдим 100 мең имза җыйса, аны Дәүләт Думасында тикшерәчәкләр.

Инициатива авторлары наушник кигән җәяүле һәм велосипедчылар тышкы дөньядан аерылган була һәм вәзгыятькә тиешенчә йогынты ясый алмый, ди.

Димәк, алар үзләре генә түгел, башкаларның да тормышын куркыныч астына куя.

3000 сум штраф шундыйларны бераз акылга утыртыр иде, бәлки. Нәкъ менә шундый гамьезлек аркасында юлларда бик күп кешеләрнең гомере өзелә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса