Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа Кәшер авылында балык тотучылар бәйгесе узды [+фото]

Авыл. Җәй. Су буе. Таллыкка чумып кошлар сайрый. Аллы-гөлле чәчәкләрне үбә-үбә төклетура бал ашый.

"Бу бәхет миңа гынамы?!" - дигәндәй ара-тирә энә карагы очып уза. Табигать тынлыгын бозарга кыймый авыл малайлары көндезге чәйгә сый өмет итеп кармагын суга сала. Соң ятып иртә торудан ачылырга теләмәгән күзләрен уа-уа елга буена төшкән балыкчыларга ни дә булса эләгергә тиеш бит!.. Биш минут үтә, ун, унбиш... Әһә, берсенеке чиртә башлады бугай. Һоп... "Эләктеңме, туган, хәзер инде минеке булырсың"... "Я, ярый, бар, өеңә кайт та олы абыйларыңны җибәр яныма. Үсә төшкәч кабат килерсең!"

Авылда туып-үскәннәрнең кайсы гына бу халәтне кичермәгән дә, кемнәр генә үз гомерләрендә бер тапкыр булса да балык тотып карамаган. Үзе рәхәт тә, үзе мавыктыргыч та шөгыль. Кешене үткәне белән бәйләүче, табигать белән бердәй итә торган мизгел. Үзем балык тотмасам да, Яңа Кәшер авылы балыкчылары белән ярда кызынып, балык шулпасы ашап, шулай итеп, балачакка кайту бәхетенә ирештем мин, җәмәгать. И-и, күңелле булды да соң!

- 2001 елда, сулыклар чистарып, балыклар күбәйгән бер көнне шушындый бәхетле минутларны арттырып, авыл халкына үзенчәлекле бәйрәм ясарга карар кылдык. Авылдашлар бу тәкъдимне хуплап кабул итте - шау-гөр килеп узган беренче чарабыз барысына да ошады, - дип каршылады мине Яңа Кәшер авыл Мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнар Нигъмәтуллина. -Шуннан соң ел саен июль башында уздыра торган иттек без аны.

Баштарак Фәрит күле дип йөртелүче урынга җыелган булсалар да, балыкчылар коры елда сулыкның саегып калуы сәбәпле, авыл халкы телендә "плотина" дип йөртелүче Урсалы елгасы култыгына күченде. Күперне ныгытучы бетоннар өстеннән шарлавыклар хасил итеп аккан елга бер ягыннан биек, икенчесеннән сөзәк ярга сыенып ага. Ярымутраучык тирәли әйләнеп узган өлешендә авыл малайлары гына түгел, бабайлар да кармак салырга ярата икән.

- Бездә балык тотардай урыннар күп, ләкин мин Карась күлен яратам. Анда ул көмеш тәңкәләр мыжлап тора! - ди бәйгедә өченче кабат катнашучы 13 яшьлек Айнур Нурмөхәммәтов һәм балык капмаганга аптырап җимен алыштыра. - Белмәссең бу балыкларны, бер карасаң, суалчан ашыйлар, бер карасаң - чикерткә яки камыр сорыйлар!..

Авыл малайлары сүзләренчә, балык күбрәк көндезге өчтән соң чиртә башлый. Ул вакытта алар су өстенә җылынырга күтәрелә икән. Элеккеге елларны бәйгене төштән соң оештырып килгәннәр.

- Быел никтер иртәрәк җыеласы иттек шул, әллә шуңа инде катнашучыларыбыз да әзрәк. Башка вакытта кырыклап кеше катнаша торган иде, - дип балык каптыручыларны көтә-көтә сүзен дәвам итә Гөлнар апа. ­- 12 ел дәвамында уздырылып килгән бәйгедә иң кечкенә балык 2,5 см, иң олысы - 27 см булды. Гадәттә, без иң зур һәм иң кечкенә, авырлыгы һәм саны ягыннан күп балык тотучыны, шулай ук иң яшь һәм иң олы балыкчыны, балыкчылар гаиләләрен бүләклибез.

Сүзебезне бүлеп каршы ярдан берәү тавыш бирә:

- Тоттым, тоттым, алтын балык тоттым!!!

Күпер аша оста янына ашыгам. Бәйгенең иң җитез балыкчысы дигәнем авыл мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Рияз Шакиров булып чыкты.

- Әйттем мин малайларга, бу ярга әйдәгез, дидем. Монда килеп балыксыз кайтканым юк минем. Тыңламаганнар икән - үзләренә үпкәләсеннәр!

Сүзләренең дөреслеген кабат исбатлагандай Рияз шул арада тагын бер балык каптырды. Озакламый кармак-җимнәрен алып аның янына тагын берничә балыкчы ашыкты.

Малайларны аулакта калдырып, өлкәннәр янына менәм. Радик Машаев бәйрәмгә улы һәм оныклары белән килгән.

- Үземне оста балыкчы дип санамыйм мин. Кайвакыт, җай чыкканда, балаларга кызык булсынга кармак салып ял итәргә була инде. Мондый бәйрәмнәр авыл малайлары, үсмерләр өчен бик шәп нәрсә - теләсә кая чуалып йөргәнче су буена төшеп утырсалар табигатькә дә якынаялар, сәламәт яшәү рәвешен дә үз итә торган була алар, - ди ул.

Сүз уңаеннан, Радик абый озак утырса утырды, ләкин бәләкәй булса да бер балыкны эләктерде! Шулай итеп җиңүчеләр исемлегенә дә керде.

Яңа Кәшердә балыкчы гаиләләр дә җитәрлек икән. Мисал өчен, Салиховлар гаиләсе ел саен балыкчы көненең иң актив катнашучылары. Дөрес, бу юлы балыкка әтиләрен һәм олы улын калдырып, Гөлнара ханым кече малае Наил белән генә төшкән.

- Балыкка гаиләбез белән йөрибез гадәттә, чөнки балыкны ашарга бик яратабыз. Бигрәк тә котлеты тәмле аның. Ирем еш кына Кама буена алып бара, - ди Гөлнара ханым.

- Кама буенда торсак та, балыкка гел авылга кайтып эләгәбез, - дип сүзгә кушыла Яр Чаллыдан кайткан Римма Ямалиева. - Җәйнең бу вакытында апамның туган көне. Туганымның балалары балык тотарга яраталар, бәйгедә дә теләп катнашалар. Без исә көч биреп торырга киләбез.

Туган якларына кунакка кайтып балыкчы көненә эләгүчеләр бер Римма апа гына түгел. Туганнарын күрергә ерак Санкт-Петербургтан кызы Диана белән Зөлфия Моратгулова да кайткан бу җәйдә. Авылдашларының шулай бергә җыелып бәйрәм итә белүләре сокландыра яшь хатынны:

- Мондый чараны оештыручыларга зур рәхмәт, авыл халкы да ял итә белә икән! - ди Зөлфия.

Яңа Кәшер халкы һәм кунаклары белән аралаша торгач, бәйгегә бирелгән вакыт узганы сизелми дә калды. Оештыручылар чакыруы буенча балыкчылар бер түгәрәккә җыелды. Нәтиҗәләр куандырмаса да - 12 балыкчы кармагына нибары өч балык эләккән булып чыкты, бәйрәм барысының да күңелләренә хуш килгән. Чөнки бу көнне осталар гына түгел, катнашучылар да, хәтта аларның җанатарлары да бүләксез китмәде. Бер-берләрен куәтли-куәтли барысы да Фәрит Ибәтуллин төзекләндергән чишмә буена традицион чараның кульминациясе булган балык шулпасы ашарга юнәлде.

Өстәл әзерләнгән арада чишмә буенда аның хуҗасы белән аралашам:

- Бу чишмәне авылдашлар онытып бетерә язганнар иде, кайчандыр чүп базына әверелә язган бу урынны чистартып төзекләндерүгә хәләл көчемне түксәм түктем, тик теләгемә ирештем. Хәзер чишмәбез яңа сулыш алып, мул суы белән куандыра, - ди ул. - Менә быел күлебезнең суы кинәт кимеп, бераз балыкчы малайларның кәефен кырды шул. Киләсе елга төбен тирәнәйтеп, алдан ук балык җибәреп куярмын әле, Алла бирса!

Инде яше барса да, балыкчы малайларны үзенә тиңдәш күреп шаярып алырга да өлгерә:

- Әйттем бит сезгә, биштән артыкны тотмаска дип, сез ризалашмадыгыз. Балыкларыгыз качты да кайнар шулпалы казанга чумды!

Инде чират пешекчеләргә дә җитә. Хуш исле балык шулпасын аш тәлинкәләренә тутырып салып, балыкчыларны сыйларга ашыккан апалардан тансык ризыкның рецептын алырга тырышам.

- Башта суны кайнатып чыгарабыз, аннары бәрәңге, тары ярмасы, тоз, борыч, суган өстибез. Шуннан соң гына балык салабыз. Учак өстендә пешкән уха ярты сәгать эчендә әзер дә була. Балыкны табынга аерым тәлинкәләргә салып чыгарабыз, - дип сөйли Гөлсинә Асылгәрәева. Аның белән бергә казан тирәсендә кайнашкан Тәскирә һәм Роза апалар тәмле балык шулпасының серен ачмаска кушып күз кыса.

- Серебезне беләсе килгән кеше киләсе елга балыкчылар көненә килсен. Балык каптырмаса да, шулпа пешерер, күңелебезгә яраса, серебезне дә чишәрбез, - ди алар.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250