Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа гына сатып алган Nissan өстенә түбәдән бозлы кар ишелгән

Егет машинаны берничә сәгать элек кенә 750 мең сумга сатып ала һәм аны күрсәтергә гаиләсенә янына ашыга...

Әмма яңа машина өчен сөенеч озакка бармый. Егет кайтышлый азык-төлек кибетенә кереп чыга. Машинасына утыру белән гөрселдәү тавышы ишетә. Аның машинасына йорт түбәсеннән бозлы кар ишелеп төшә. Егет карның кеше өстенә килеп төшмәве өчен генә сөенә, ул чагында исән калу икеле булыр иде.

Казанда яшәүче егет вакыйгадан соң юристына шалтырата, ул ТСЖдан ремонт өчен суд аша акча алу мөмкин булуын әйтә. Бары тик әлеге эш берничә айга гына сузылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса