Яңа елны рекламасыз уздыруыбыз ихтимал
Дәүләт Думасына Яңа ел каникуллары вакытында телевидениедән һәм радиодан рекламаларны бирмичә торырга дигән тәкъдим белән чыкканнар.
Бары тик социаль рекламага гына искәрмә ясала. Әлеге закон проектын әзерләүче депутат әлеге норма кабул ителгән очракта, бәйрәм көннәрендә күп кенә гаиләнең бюджеты планнан тыш сатып алулардан сакланачак һәм кешеләрнең психологиясенә дә уңай тәэсир итәчәк, дип яза "Вечерняя Казань" .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа