Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа елдан соң Әлмәттә аракыга кытлык булмасмы?

2016 елның 1 гыйнвареннән яңа закон гамәлгә керә.

Аракы сатучыларга хәмер эчемлекләрен җитештерү һәм аларның әйләнеше күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасы кысаларында эшләргә туры киләчәк. Һәр сатып алынган һәм сатылган шешәне ЕГАИС системасы аша үткәрүне узган елның җәендә Федераль законга кертелгән үзгәрешләр таләп итәчәк.

2016 елның 1 гыйнваренән аракыны күпләп сату оешмалары, ә 1 июльдән ваклап сатучылар әлеге система аша исәп ала башларга тиешләр. Авыл җирлекләрендә сәүдә итүчеләргә генә бу эшне 2017 елның июленә кадәр чигергәннәр.
Системага тоташу өчен программаны бүген үк бушлай сатып алырга һәм авралсыз эшли башларга була.

Әмма күп оешмалар 1 гыйнварьга кадәр бу системага күчеп эш баларга җитешмәячәк. Күпләрнең ЕГИАС системасына күчү өчен финанслары да юк - якынча 250 мең сум акча кирәк чөнки. Кыскасы, якын арада аракы сатучылар кимеячәк. Моны Россия халкы яңа ел каникулларыннан соң үзләрендә дә татып карый алачак, ди белгечләр.

Әлмәттә 89 объектның 36 сы бу системага күчергә әзер булмауларын җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса