Әлмәт таңнары

Яңа елдан мәктәпләрдә тьюторлар эшли башлаячак

Киләсе елдан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә яңа штат берәмлеге -тьюторлар кертүне планлаштыра.

Тьюторлар, ягъни укытучы-остазлар сыйныф җитәкчесе вазифасын башкарачак. Моңа кадәр сыйныф җитәкчесе булганнар, ниһаять, үз фәнен укыту белән генә мәшгуль булачак. Тьюторлар укучылар белән шәхси шөгыльләнәчәк, алар укучыларга сыйныфташлары һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләрен көйләүдә һәм башкаларда ярдәм итәчәк. Әлмәт өчен бу яңалык түгел, 17 нче мәктәптә "Телешкола" проекты, 11 һәм 16 нчы мәктәпләрдә "Интел" буенча эш бара инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: