Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа диагноз: “компьютердан аңгыраю”

Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян гына саламы? Баш миен өйрәнүче галимнәр фикерләре капма-каршы якка аерылды.

Халыкның 95 проценты даими интернетка тоташкан Азия илләрендә табиплар 20-30 яшьлекләрнең элек олы кешеләрдә генә була торган авырулар белән килүләренә игътибар иткән. Хәтер начараю, таркаулык, йоклый алмауга зарланган яшьләрнең саны арта икән. Көньяк Корея табиплары бу күренешне "компьютердан аңгыраю" дип атый.
Компьютер, төрле планшетлар, экрандагы уеннар һәм зур экранлы кесә телефоннары балаларның баш мие үсешенә зыян сала, ди Германиянең Ульм университетының Психиатрия бүлеге башлыгы Манфред Шпицер.
Галим узган ел "Дигиталь аңгыраю" исемле китап чыгарган. Балалар һәм яшьләрнең баш мие "сыгылмалы" булганга андагы нейрон юллары әле катмаган була. Баш мие ничек өйрәтүгә карап үзгәрә. Шпицер балалар реаль әйберләрне тотып карап чын проблемаларны хәл итәргә өйрәнергә тиеш, дип саный. Алар боларны компьютер уеннарында гына эшләсә - баш мие шул сигналны гына алып башкасына әзер булмаячак, ди галим.
Интернетта әйбер эзләгән, видеоларны тиз-тиз сикертеп караган, уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә балаларның үсеше өчен мөһим булган "тәҗрибә" тупланмый, мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми, ди алман галиме. Үзе ул 17 яшькә кадәр компьютерны мәктәпләрдә куллануга каршы.
Уйна, өйрән!
Германия галименә каршы чыгучылар да бар. Женева университеты профессоры Дафни Бавельер да компьютер уеннарының йогынтысын өйрәнгән һәм аларның балаларның баш миенә файдалы булуын ачыклаган.
"Видео уеннар баш миен эшләтә, игътибарлы булырга өйрәтә, күзгә файдасы зур. Безнең хәзерге максатыбыз файдалы әйберләргә өйрәткән һәм кайбер авырулардан дәвалаган видео уеннар уйлап табу", ди галимә.
Уйнаганда баш миенең бер рәсемнән икенчесенә сикерүе, киресенчә, игътибарны күп әйбергә дөрес итеп бүләргә, бер юлы берничә проблемны чишәргә өйрәтә. "Болар барысы да, мисал өчен, машина йөрткәндә кирәк", ди Бавельер.
Галимә компьютерны дөрес куллану, балага төрле әйберләр өйрәтә алган уеннар тәкъдим итү аның баш мие үсешенә бары тик файдага, дип саный.
Дигиталь әсбапларның кеше тормышына килеп кергәненә әле бик аз вакыт узган. Телевидение 1950-нче елларда башланган булса, компьютерларны кешелек дөньясы 1970-нче еллар ахырында гына белде. Аларның баш миенә йогынтысы да өйрәнелә генә башлады.

"Азатлык Радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса