Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Вәсилә Фәттахованың иртә өзелгән гомереннән соң язылган шигырь

Сорыйсылар килә

Елгалардан гөрләп сулар ага,

Чайкап тәбәш комлы ярларын.
Безнең дә бит гомер шулай уза,
Тик белмибез генә , буйларын.
Комлы сәгатьләрнең сары комы,
Бөртек - бөртек коела сузылып.
Һәм соңыннан, азак, туктап кала,
Тавыш тынсыз...тып-тын өзелеп.
Бере туа, ә кемедер кинәт кенә,
Җептәй өзә яп - яшь гомерен.
Тик күңелдә, истә, хәтерләрдә,
Китмәгәндәй тоела көн - төнен.
Язмыш әллә шулай язылганмы,
Әллә Ходай микән ялгыша?
Иң яхшысын исән җаннарының,
Гомерен кисә никтер, ел аша?
Менә бүген кинәт, көтмәгәндә,
Күзен йомды безнең якташ та
Бер көн генә түгел, мәңгеләргә
Калдырып безне ачы сагышта.
Сорыйсылар килә, Ходай,синнән,
Ник аласың үзеңә шул берен?
Аралардан сайлап иң моңлысын
Шәм утыдай сүндереп гомерен?.
Елгалардан гөрләп сулар ага,
Чайкап тәбәш комлы ярларын.
Безнең дә бит гомер шулай уза,
Тик белмибез генә, буйларын.
(Башкортостан һәм Татарстан халкының иң яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахованың якты истәлегенә)
Мунир Муратов
Туймазы.

Башкортостан
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса