Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Волгоградта булган шартлаудан соң Казанның тимер юл вокзалында һәм аэропортында иминлек чаралары арттырыла

21 октябрьдә Волгоград шәһәрендә автобуста бомба шартлый.

Нәтиҗәдә 91-96 елгы 6 яшь кеше вафат була, 33 кеше яралана. Яраланучылар арасында авыр хәлдә булучылар да шактый.

Шартлауны чыгышы белән Дагыстаннан булган 30 яшьлек Наида Асиялова оештырган дип фаразлана. Шартлаткыч ике-өч килограм тротил көчендә булган. Шартлау урынында Асиялова исеменә Махачкала-Мәскәү автобусына билет табылган, дип хәбәр итә хокук саклаучылар.

Асиялованың ире Дмитрий Соколов шартлаткычлар ясаучы сугышчы булуы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул 2013 елның 25 маенда Махачкалада булган террор гамәлен әзерләгән булган, хәзер аны эзлиләр.

Волгоград өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителгән. Һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум, каты яраланганнарга 400 мең, җиңелчә яраланганнарга 100 мең сум түләнәчәк.

Бу һәлакәт билгесез кешеләрнең Волгоградтагы дин йорты тәрәзәсен ватып эчкә яндыргыч матдә тутырылган шешәләр ыргытуына сәбәпче була. Шәһәрнең Киров бистәсендә урнашкан ике катлы йортның беренче катында янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк.

Казанның транспорт үзәкләрендә исә иминлек чаралары арттырылды. Казанның ике тимер юл вокзалында һәм аэропортында тикшерүләр саны арттырылган, өстәмә иминлек саклаучылар җәлеп ителгән. Тавыш көчәйткечләреннән халыкны уяу булырга чакырган игъланнар кабатланып тора, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Казан тимер юлы вокзалы җитәкчесе Андрей Хоткин сүзләренә караганда, хиҗап кигән хатын-кызларны өстәмә тикшерергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250