Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Владимир Путин: "Мэрларны сайларга”

Гражданнарның муниципалитетлар белән турыдан-туры аралашуы мөһим, дип белдерде Владимир Путин

Владимир Путин мэрларны билгеләп куюга каршы булуын белдерде. Искәртеп узабыз, Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасын белдергәннән соң ММЧ да шәһәр җитәкчеләрен сайлауны бетерү мөмкинлеге турында мәгълүмат пәйда булды.
Бүген Путин зур матбугат конференциясендә: "Мэрларны бары тик сайларга. Без Ауропа хартиясе әгъзалары, әмма эш анда гына да түгел. Эш шунды ки, муниципаль дәрәҗә - бу хакимиятнең халыкка иң якын дәрәҗәсе. Шуңа күрә муниципалитетлар җитәкчеләре гражданнар белә, янына бара ала торган кеше, гражданнар үз бистәсен яки шәһәрен үстерү буенча үз позициясен белдерә, бу позициянең гамәлгә кую мөмкинлегенә ирешү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Гражданнарның муниципалитетлар белән турыдан-туры аралашуы мөһим", дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250