Россия самолеты Төркия истребителе F-16 "һава-һава" ракетасы белән бәреп төшерелгән, дип белдерде Владимир Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. "Россия Су-24 истребителе Төркиягә куркыныч тудырмады, янамады, - дип белдергән Президент. - Ул Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистик төркемгә каршы операция башкара иде. Су-24 очкычы белән булган хәл террорчылыкка каршы гадәти көрәш кысаларыннан чыга. Бу - террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүе".
Intertat.ru