Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Вирус, запас карта – бернигә дә ышанмагыз

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңадан-яңа алымнарын уйлап чыгара тора.

Бу юлы алар берәүнең кәрәзле телефонына шалтыратып, аның банк картасына вирус эләгүе турында хәбәр итәләр. Запас счет булуы хакында әйтеп, картада булган акчаны тиз арада шунда күчерергә киңәш итәләр. Ир картасындагы 105 мең сум акчаны «запас» счетка күчерә һәм алардан колак кага. Акча мошенниклар кесәсенә күчә. Аферистлар кармагына эләгүен аңлаган иргә полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

Бу хәл Азнакайда 1979 елгы ир белән була. Хәзерге вакытта кырыгалдарны эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса