Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ветераннарга рәхмәт белдерергә ашыгыйк

Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан «Якташлар рәхмәте» дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.

Акция кысаларында почта хезмәткәрләре теләгән барлык кешене Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга, алар адресына котлау открыткалары яки ветераннарны тәбрикләп, хат җибәрергә тәкъдим итә. Моның өчен теләсә кайсы почта бүлегендә маркалы открытка яки бәйрәм тематикасы чагылыш тапкан конверт алырга һәм «исемсез» ветеранны котлап, тәбрикләү сүзләре язарга кирәк. Хат җибәрүче ветераннарның адресларын һәм фамилияләрен белмәскә дә мөмкин, әмма котлауда белдерелгән рәхмәт сүзләре аларның һәркайсына барып җитәчәк: почта хезмәткәрләре барлык котлауларны 9 майга кадәр Президент хатлары белән бергә китерәчәк.

Хәйрия акциясе барышында почта бүлекләрендә ветераннарга адресланган котлаулар җыю өчен акция логотибы төшерелгән махсус почта әрҗәләре урнаштыру күздә тотыла.
«Якташлар рәхмәте» Бөтенроссия хәйрия акциясе «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан инде өченче ел рәттән үткәрелә. 2012 елда ул Россиянең иң яхшы социаль проектларының берсе дип табылды. Узган елгы акция барышында почта бүлекләре 500 меңгә якын котлау открыткасы таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса