Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Велосипедта Кырымга чыгып киткән әлмәтле элемтәгә чыкты

27 яшьлек әлмәтле бу атнада ял итәргә Кырымга чыгып китте - велосипедта!

Кечкенәдән сәяхәт итәргә яратканга быел, ниһаять, үзенең иң зур хыялын тормышка ашырырга карар кылган. Атна башында ул бөтен кирәк-яракларын алып озын юлга кузгалды.

- Велосипедта ныклап торып йөри башлаганыма инде 5-6 ел бар. Ике тәгәрмәчле транспортта сәяхәт кылу теләге дә күптәннән бар иде. Ни өчен Кырымны сайладыммы? Бу ярымутрау күптән түгел Россиягә кушылды. Анда бик матур диләр. Шуларны үз күзләрем белән күрәсем килде. Быел андагы санаториягә бушлай юллама алу бәхете дә насыйп булды. Франциядән Сочига кадәр 74 яшьлек бабай велосипедта барып җитә алган бит әле. Нишләп әле миңа да ул батырлыкны кабатламаска? - дип сөйләде яшь егет.

Аның өчен мондый зур юлны узу тәүге тапкыр түгел икән инде. Казанга велосипеды белән ике тәүлек эчендә барып җиткәне булган. Узган ел Оренбургка да сәяхәт кылган. Федераль трассаларны урап узачак ул, караңгы төшкәч ял итәргә җыена.

- Без велосәяхәтчеләр бер-беребез турында гел хәбәрдар. Минем кебек Кырымга сәяхәт итүчеләр белән кайсы бер шәһәрләрдә юллар да киселәчәк әле. Саратовта миңа кушылучылар булырга тиеш. Алар белән бергә дә барырга насыйп булачак. Ашарга үзем пешерәчәкмен. Зур шәһәрләрдә туктап, аларны карарга, ял итәргә дә мөмкинлек туар дип уйлыйм, - диде сәяхәтче.

Аның велосәяхәтен Радельнең «Вконтакте»дагы шәхси битендә күзәтеп була. Ул инде тәүге фото һәм видеоларны да урнаштырды. Бүген ул, ниһаять, Тольяттига барып җиткән. Яңгырлар яву сәбәпле маршруттан берничә чакрымга соңарган ул. Алай да егет төшенкелеккә бирелми, күтәренке кәефтә әлмәтлеләргә сәлам юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса