Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Узган тәүлектә Мисырдан Татарстанга пассажирлар кайтмаган

Мисырдан очу тыелганнан алып, Татарстанга Мисыр Гарәп республикасыннан 18 авиарейс ясалды.

Узган тәүлектә Мисырдан Ттарстанга пассажирлар кайтарылмады.

Очышлар туктатылганнан бирле республикага 3789 кеше кайтарылган. Шуларның 933е - балалар. Авиарейсларның 16сы - "Казан" халыкара аэропортына, 2се "Бигеш" аэропортына ясалды.

 

Моннан тыш, Мисырдан аерым рейс белән "Внуково" (Мәскәү) аэропорты аша Казанга 1266 берәмлек багаж кайтартылган. Аларның 517се хуҗаларына тапшырылган, 484е бирү өчен әзерләп куелган, 265се "Россия почтасы" аша җибәрелгән.


Кирәк була калса пассажирларны вакытлыча урнаштыру өчен Казан һәм Чаллыда 4 пункт булдырылган. Аларга барлыгы 960 кешене урнаштырып була.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Мисыр Гарәп республикасы территориясендә Татарстаннан 262 кеше бар.

 

Intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса