Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уйлап табуларга – зур мәйдан

"ТатНИПИнефть" нефть тармагының эре фәнни үзәге буларак, "Татнефть" компаниясенең интеллектуаль милкен үстерү буенча планлы эшен дәвам итә.

2013 елда уйлап табуларга 99, файдалы модельләргә 4 патент, ЭВМ өчен программаларны дәүләт теркәве узуга 3 таныклык алынган. Чит ил патент ведомстволары тикшерүендә бораулау һәм нефть ятмаларын эшкәртү өлкәсендәге уйлап табуларга 5 гариза бар. "ТатНИПИнефть" белгечләренең узган елгы уйлап табулары беренче чиратта бораулауның нәтиҗәлелеген арттыручы технологияләр, скважиналардан файдалану һәм ремонтлауда, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыручы яңа алымнар эшләүгә юнәлтелгән иде. "ТатНИПИнефть" нең "Татнефть" ААҖдәге эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәсе узган елның тугыз аенда 3170,6 миллион сум белән бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250