Урсалбаш авылы урманында үтерелгән урман кисүче табылган
19 нчы ноябрь кичендә Әлмәтнең Урсалбаш авылы янындагы урманда күкрәгендә һәм муенында чәнчү-кисү һәм яндыру эзләре булган 40-50 яшьләрдәге билгесез ир-ат табылган.
РФ Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Беренчел мәгълүматларга караганда әлеге зат 6 ир-ат һәм 2 хатын-кыздан торган ялланган урман кисүчеләр бригадасында эшләгән булып чыга. Алдагы кичтә спиртлы эчемлекләр кулланган ир-ат бригада яшәгән вагончикка кунарга кайтмый. Аның югалуы турында гариза белән хокук сакчыларына урман кисүчеләрнең берсе мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше буенча тикшерү эше үткәрелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа