Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Урлашкан, алимент түләмәгән, инде кеше алдау юлына баскан

Лениногорскидан 23 яшьлек кызга Чаллыда яшәргә урын кирәк була.

Шушы нияте белән ул 27 яшьлек егетнең кармагына эләгә. Тегесе аны үзе бер көнгә арендага алган фатирга урнаштырып, кыздан 5 мең сум акча ала. Әмма кыз әлеге фатирда озак кинәнеп яши алмый. Фатирның чын хуҗасы булган ханым килеп кергәч, кызның алдакчы егет корбаны булганлыгы ачыклана. Кызга фатирдан чыгып китәргә туры килә һәм ул бу хакта полициягә хәбәр итә.

Егетне тоткарлыйлар. Ул урлашкан, алимент түләмәгән өчен ике тапкыр хөкем ителгәне булган, беркайда да эшләми торган 27 яшьлек Лениногорск егете булып чыга. Өченче тапкырында инде аны мошенниклык өчен хөкем карары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса