Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ураза 9 июльдә башлана

10 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыйлар шурасының 55 нче утырышы үткәрелде.

Утырышта уразага һәм рамазан аена әзерлек мәсьәләсе каралды.

Рамазан ае 9 июль, сишәмбе көнне башлана. 30 көннән килә. 8 август, пәнҗешәмбе көнне Ураза гаете булачак.

Сәхәр ашау кояш чыгарга ике сәгать кала төгәлләнә.

Тәравих намазы кояш баеп, бер сәгать ярым узганнан соң укыла.

120 мең сумлык малы (мөлкәте) булган кеше зәкят түләргә тиеш. Ягъни шушы малның 40тан бер өлешен, якынча 3 мең сумын зәкят итеп бирергә тиеш.

13 мең сумлык байлыкка ия булса һәркемгә рамазан аеның ахыргы көннәрендә фитыр сәдакасе тапшыру вәҗеп була. Быел аның иң аз күләме 50 сум ( бодай бәясе белән исәпләгәндә), 120 сум (дөге белән), 300 сум (йөзем белән) дип билгеләнде.

Фитыр сәдакасын "сөенеч сәдакасе" дип тә атыйлар, чөнки рамазан ае бар кешеләргә дә изгелекләр эшләргә мөмкинлек тудыра. Ул һәр кеше исәбеннән бирелә. Әйтик, сабый бала гаеткә кадәр туа икән, аның исәбеннән дә түләнә.

Фидия сәдакасе 150 сум (бер кешене бер көн ашату) дип расланды. Аерым бер очракларда 100 сумга кадәр дип тәкъдим итәргә дә була, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250